Армрестлингта көч сынау

Менә һәр ел Сабантуйларда армрестлинг ярышларында катнашучыларның саны артканнан-арта бара. Бу төр ярышта хатын-кызлар да, ир-егетләр дә көч сынаштылар. Әлеге төрдә 55 килограммга кадәр авырлыкта булган хатын-кызлар арасында Иске Кулаткыдан — Диана Салихова, 55 килограммнан артык булган хатын-кызлар арасында Урта Терешкадан Гөлсинә Ахметова беренче урыннарга чыктылар.
60 килограммга кадәр авырлыкта булган ир-атлар арасында — Шахабетдин Амерханов (Новоспасск), 75 килограммга кадәр ир-атлар арасында — Асрян Ваген (Радищево), 75 килограммнан арткан ир-атлар арасында Сергей Старожилов (Сызран) җиңү яуладылар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1734

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.