Ярдәмчел кеше буларак

16 июнь көнне район Башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең урындагы политсовет Секретаре Э.Ә. Ганеев гражданнарны кабул итте. Үзләренең аһ – зарлары, сораулары белән аңа 33 кеше мөрәҗәгать итте. Нигездә тормыш итү, эшкә урнашу, социаль мәсьәләләр, авырулар һәм мохтаҗ кешеләр анардан ярдәм сорады. Эдуард Әнвәрович кеше кайгысына, нужасына һәрчак игътибарлы, ярдәмчел кеше буларак, беркемне дә кире бормады. Мәсәлән, тумыштан инвалид бала булган Аюпов Радикның әнисе газ мичләренең җимерек булуы, тәрәзәләренең таушалуы турында белдереп, ярдәм сорады. Район Советы депутаты Э.Ә. Ганеев анарга акчалата ярдәм биргәч, җаваплы служба вәкилләрен чакыртып, җимерек газ мичен төзәтүне таләп итеп куйды. Башка гражданнарның да проблемаларын чишү юлларын тапты. Һәркайсы аңа рәхмәт әйтеп, догалар кылып китте.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1640

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.