Башкалар да җавапсыз калмасын

Шушы көннәрдә “Күмәк көч” район газетасының җурналистлары район экологы Х. Җ. Аминов белән Иске Кулаткы эшчеләр поселогы урамнарының чисталыгын тикшерү буенча рейд ясадылар.
Читтән карап торганда район үзәгендә урнашкан урамнар сокланырлык матур итеп чистартылган. Ләкин тыкрыкларга, арт урамнарга керсәң, алай ук түгел икән. Мәсәлән, Иске Кулаткы район балаларга өстәмә белем бирү үзәге бинасыннан ерак түгел искитәрлек гаҗәп, аяныч күренеш ята. Биредә пластик шешәләр, таушалган целлофан пакетлары, чүп-чар кәгазьләре ерактан ук ямьсез күренеш тудыралар.
— Бу территория Иске Кулаткы район балаларга өстәмә белем бирү үзәгенә беркетелгән һәм аның өчен әлеге оешма җавап бирергә тиеш, — дип әйтә район экологы Х. Җ. Аминов.
Балаларга өстәмә белем бирү үзәге директоры Р. Н. Кузәев: “ Бу чүп-чар безнең территориягә кагылмый һәм аның чынбарлыгын район архитектура документлары раслый. Закон нигезендә безнең оешма районның “Төзекләндерү” оешмасы белән чүп-чарны алу буенча килешүләр төзеде һәм без аның таләпләрен үтибез.
Безнең оешмадан башка бирегә чүп-чарны якын тирәдәге кибетләр дә,шунда яшәүче гаиләләр дә ташлый. Район Советы депутаты буларак мин район экологыннан әлеге мәсьәләне контрольдә тотуын соралыр идем. Биредә яшәүче гаиләләр, индивидуаль эшмәкәрләр дә районның “Төзекләндерү” оешмасы белән килешүләр төзесеннәр иде. Шул очракта гына тулаем тәртип урнашыр».
Дөрестән дә шулай икән. Кибетләр сату белән генә шөгыльләнмәсеннәр, үзләре ташлаган чүп-чарны да җыештырсыннар иде.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1567

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.