Тәбрикләү

30 апрель – янгын сүндерүчеләр көне Хөрмәтле янгын сүндерүчеләр һәм әлеге тармакта хезмәт иткән ветераннар! Батырлык, кыюлык һәм түземлелек кебек асыл сыйфатлары белән аерылып торган кешеләрнең — янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре. Бу өлкәдә бары тик кыю, батыр, тәвәккәл, фидакарь кешеләр генә эшли һәм бүген дә алар халыкның иминлеге сагындау яу хезмәт итүләрен дәвам итәләр. Янгын сүндерүче һөнәре җиңелләрдән түгел. Бу бит экстремаль шартларда, тормышыңны куркыныч астына куеп эшләү һәм шулук вакытта башка кешеләрнең сәламәтлеге, гомере өчен гаять зур җаваплылык та. Янгын часте хезмәткәрләренең төп бурычы — һәрдаим тулы сугышчан әзерлектә булу. Нәкъ менә шуңа күрә бездә профилактик эшкә зур игътибар бирелә, объектларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешенә контрольлек ителә.

Э.Ә. Ганеев,
Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия”
партиясенең урындагы политсовет Секретаре.

И.А. Аблязов,
Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1355

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.