Уңышлары куандырды

Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда ук һәр баланы белемле итү белән беррәттән, сәләтләрен ачу өстендә дә актив эшләр башкарыла. Бу юнәлештә эшләү хәзерге көн таләпләренә дә җавап бирә. Һичшиксез, һәр укучының сәләтен ачу, югары технологияле, конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү хәзерге заман мәктәбенең төп бурычы булып тора. Күптән түгел генә Павловка эшчеләр бистәсендә үткән “Кече Академия” башлангыч сыйныф укучыларының тикшеренү эшләре конкурсының зональ этабында катнашып, зур уңышларга ирешә алдылар. III «Б» сыйныф укучысы Сабира Аделова , фәнни җитәкчесе С. М. Атауллина ярдәмендә хәзерләгән “Разговор о красках. Палитра здоровья” дигән темага чыгыш ясады һәм III урынга лаек булды. Сабирага тантаналы рәвештә истәлекле медаль һәм III дәрәҗәле Диплом тапшырылды. IV «А» сыйныф укучысы Милена Бәширова, фәнни җитәкчесе С. А. Иксанова ярдәмендә хәзерләгән “Биография слова “Мама”” тикшерү проектын тәкъдим итте. Миленаның проекты да бик мавыктыргыч булды һәм аңа истәлекле бүләк тапшырылды. Шул ук сыйныф укучысы Ильяс Багдалов, фәнни җитәкчесе В. И. Тимушева ярдәмендә хәзерләгән “Устройство мечети” проектын уңышлы гына яклап чыкты. Бүләкләү тантанасында барлык чыгыш ясаучыларга да катнашу турындагы сертификатлар тапшырылды. Мондый конкурсларда катнашу балаларның сәләтләрен һәрьяклап үстерергә ярдәм итә. Сәләтле укучыларыбызга тагын да тырышыбрак укырга һәм киләчәктә дә ирешкән уңышлары белән куандыруларын теләп калабыз.
Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1351

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.