Төрле төбәкләр татар матбугаты журналистлары Иске Кулаткы җирлегендә

21-22 апрель көннәрендә безнең районыбызда татар милли масса-күләм чараларының беренче региональара фестивале үтте. “Гореф-гадәтләребезне, милли мәдәниятебезне, туган телебезне саклап калуда һәм үстерүдә татар масса — күләм чараларының роле” темасына багышланган фестивальдә Татарстан, республикаcында, Ульяновск, Самара өлкәләрендә чыгып килүче татар басмалырының вәкилләре катнаштылар.
— Максатыбыз – Татарстаннан читтә яшәүче татарларның тормышын, танылган, изге шәхесләрен, мәдәниятын күрсәтү иде, — диде шушы чараның иганәчесе Иске Кулаткы районы Башлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы әгъзасы Э.Ә. Ганеев Иске Кулаткы крайны өйрәнү музеенда “Түгәрәк өстәл”не ачып.
Әлбәттә, бу чараны оештыручы Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, “Татарстан — Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең Ульяновск филиалы директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Ф. Сафин, Исхак Хасибулла улы Хәлимов — “Өмет” газетасының баш редакторы, Ульяновск өлкәсенең атказанган матбугат хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре белән бергәләп кунакларны Иске Кулаткы төбәгенә кайтарып төшерделәр. Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгының кешелек потенциалын үстерү буенча беренче урынбасары В.А. Деникаева кунакларны каршы алуны, бергә туплап озатып йөрүне оештырды.
21 апрель көнне кичке 19 сәгатьтә кунаклар урындагы үзидарә органнарының иҗат концертында булдылар, моңланып, рәхәтләнеп ял иттеләр.
Икенче көнне сәяхәтләре 2016 елда Бөтенроссия авыл Сабантуе үткән мәйданны карап чыгудан башланды. Кунаклар «Күмәк көч» редакциясендә һәм «Яңа дулкын» телевидениесендә булдылар. Аннары В.И. Ленинның туган көненә багышланган митингта, шуннан соң Х.А. Аблязов исемен йөрткән Иске Кулаткы тарих һәм крайны өйрәнү музеенда таң калдырган берничә чарада катнаштылар. Беренчесе – музейдагы бай эчтәлекле экспонатлар белән танышып йөрү, аларга музей директоры Р.М. Байбикова бик күп мәгълүмат бирде. Кунаклар үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырдылар. Икенче чара-музейны булдырган Х.А. Аблязовның 90 яшен тутырган хатыны Н.А. Шамазова – Аблязованың сәнгатьле рәсемнәр экспозициясен карау иде, алар турында Аблязовларның кызлары Р.Х. Амирова бик эчтәлекле итеп сөйләде.
Ә аннан соң татар теле укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре катнашында, матбугат журналистлары бик кызыклы пресс – конференция уздырдылар.
Шуннан соң кунаклар Иске Кулаткының “Әнвәр” мәчетендә булдылар, Яңа Зимница авылындагы Хабибулла хазрәт Хансөяровның каберлегенә барып, андагы хозурлыкка таң калдылар. Әлеге авылның горурлыгы булган, халык инициативасы белән ремонтланган авыл клубында да булдылар һәм авылның мәдрәсәсенә кереп, рухларын баетып чыктылар. Шуннан соң сәяхәт Иске Атлаш авылында дәвам итте. Биредә алар урам бәйрәмен карарга тиеш иде. Карлы яңгыр әлеге чараны Иске Атлаш урта мәктәбенә күчерергә мәҗбүр итте. Биредә дә бик кызыклы, матур бәйрәм әзерләнгән иде. Болар турында газетабызның киләсе санында җентекләп яктыртачакбыз.
Майзә Масиева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1339

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.