Рухи байлыкны саклаучы үзешчәннәр


30 март көнне район мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театрының үзешчән артистлары Наил Гаетбаевның “Авылга кызлар килде, яки моңнар кайтсын авылга” исемле ике пәрдәле пьесасын сәхнәләштерделәр.

Моңа кадәр халык театры үзешчәннәре әлеге пьеса белән Ульяновскида үткәрелгән татар халык һәм һәвәскәрләр театр коллективларының II нче өлкә фестивалендә катнашып, “Иң яхшы режиссер постановкасы» номинациясендә лауреатлар булдылар һәм диплом белән билгеләнделәр. Шулай ук өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, “Туган тел” иҗтимагый татар-башкорт хәрәкәте рәисе Р.Т. Бульхин исемнәреннән Мактау хатларына лаеклы иделәр.

Әлеге спектакль Усть Кулаткы, Яңа Мостяк, Яңа Кулаткы авылларында да куелды. Авыл халкы чыгышларны җылы кабул итеп, бик канәгать калды.

Ә инде Театр көне кысаларында пьесаны искекулаткылылар карады. Әйтергә кирәк, пьеса бик уңышлы килеп чыкты. Әлеге комедияне халык алдына чыгару өчен Халык театры җитәкчесе Р.Р. Яфарова зур тырышлык куйды, профессионал дәрәҗәдә эш алып барып, вакытын санашмыйча репетицияләр оештырды. Шулай ук югары дәрәҗәдә үзләренең рольләрен башкаручы, сәләтле үзешчәннәрнең казанышлары да байтак. Һәвәскәр артистлар: Сафа Юнусов (Хәйбулла), Гөлфия Мусина (Мәстүрә апа), Ләйлә Амирова (Раилә) Резеда Абәйдуллина (Нурания), Ләйсән Мавлютова (Кәүсәрия), ирле-хатынлы Гөлназ (Ләйсән) һәм Фаил (Әмир) Хабушевлар, Фәнис Абдуллин (Әхтәм) рольләрне оста башкарулары белән тамашачыларны таң калдырып, симпатияләрен яуладылар. Юлия Сәйфуллина тавыш режиссеры иде. Туган телне яратулары, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләрне, рухи мирасны саклап яшәргә омтылулары өчен олы рәхмәт сүзләре әйтәсе килә аларга. Әлеге үзешчәннәр хезмәттә дә алдынгылар, гаиләдә дә үрнәк, тормыш итүләре дә күркәм. Өстәвенә, мәдәнияттә-сәнгатьтә катнашырга да вакыт табалар.

Пьесаның төп темасы — авылда кызлар юк, бөтенесен аллы-гөлле шәһәр тормышы үзенә суырып алган, авыл тетелә, киләчәге өметсез. Кызларсыз егетләр ялкауга әйләнеп беткәннәр, тормышлары да, үзләре дә ямьсез. Шушы хәлләрдән борчуга сабышкан Мәстүрә апа (Гөлфия Мусина) туган авылын коткару өчен көрәшкә чыга. Ул Казанга китеп, үзен табалмый интегүче, “рухи азык түгел, акча эзләп” авылларда концерт биреп йөрүче кызларны авылының буйдак егетләренә димли. Ансамбль җитәкчесе Райлә (Ләйлә Амирова) авыл бригадиры Әмиргә (Фаил Хабушев), гыйшкы иясен эзләүче хыялый кыз Кәүсәрия (Ләйсән Мавлютова) клубтагы бердәнбер баянны трактор белән таптаган Хәйбуллага (Сафа Юнусов), җырчы кыз Ләйсән (Гөлназ Хабушева) “көнгә ун җыр язып, кичкә шуларның икесен генә истә тотучы” клуб мөдире Әхтәмгә (Фәнис Абдуллин) насыйп була. Калын кесәле, зур җитәкчегә кияүгә чыгарга ниятләгән, авылга килеп төшкәч тә егетләрне үзенә генә каратып торган Нурания генә (Резеда Абәйдуллина) ялгыз кала. Чибәрләрне күргәч, егетләр күңеленә дә дәрт, мәхәббәт иңә. Димәк, яшьләр авылда калачак, авыл яшәячәк, сүнмәячәк!
Халык театры җитәкчесенә, үзешчәннәренә тагын да зуррак иҗади уңышлар теләп калабыз. Алга таба да райондашларны матур мавыктыргыч спектакльләре белән шатландырсыннар иде.

Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1113

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.