Язгы ярминкәләр башланды

              И.А. Аблязов. Р. Бахтеев

25 март көнне Иске Кулаткы “Агропромпаркында” (базар мәйданында) язгы ярминкә үтте. Нәкъ шул көнгә мәдәният
хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре дә туры килде. Көн салкынча, җилле булу сәбәпле, ярминкәнең ямен бераз алса да, мәдәният хезмәткәрлере күңелле чыгышлары белән аны ямьләндереп җибәрделәр.

Халык авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләреннән дә канәгать калды. Көнбагыш маен, бодайны, арпаны бик тиз алып бетерде. Кәбестә, кабак, кишергә дә сорау бар,печән, сөтнең дә үз сатып алучысы табылды.

Бу юлы ярминкәгә Зеленай авыл поселениесе һәм Иске Кулаткы шәһәр поселениесе фермерлары, шәхси хуҗалыклары үз товарлары белән чыктылыр.Тантаналы өлештә район администрациясе Башлыгы И.А. Аблязов беренче язгы ярминкә белән авыл эшчәннәрен, мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Күңелле җырлар, биюләр яңгырап кына торды. Бигрәк тә Иске Кулаткы сәнгать мәктәбенең Иске Мостяк урта мәктәбе филиалында оештырылган биючеләр төркеме күңелләрне күтәрде. Аларның җитәкчеләре Галина Михеева.

Беренче ярминкәдә сатып алучылар күп булмаса да, фермерлар, шәхси хуҗалыклар аз булса да керем белән кайтып киттеләр. Икенче ярминкә 1 апрель көнне булачак, анда инде кояшы да , халкы да, товары да күп булыр, дигән өметтә калабыз.

Майзә Масиева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1037

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.