Чисталык ике айлыгы башланды

Россиядә 2017 ел Экология елы исеме астында уза. Ульяновск өлкәсе Губернаторы С. И. Морозовның боерыгы буенча Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И. А. Аблязов тарафыннан «Иске Кулаткы районы территориясендә язгы төзекләндерү эшләрен оештыру һәм үткәрү» турындагы 68 нче номерлы карары расланды. Әлеге карарның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, төзекләндерү мәсьәләләренә җәлеп итү.

Шул уңайдан быел да шәһәр һәм авылларны яшелләндерү, сулыкларны төзекләндерү дәвам итә. Йорт яны территорияләрен җыештырып, иске йортларны сүтеп, урыннарын яшелләндерүгә аеруча зур игътибар биреләчәк.

Безнең Иске Кулаткы шәһәр поселогында да байтак кына сүтеп ташлый торган, таушалган буш йортлар бар. Без ул йортларның хуҗалары булмаган очракта мирасчылары, туганнары белән элемтәгә кердек. Шулай итеп Иске Кулаткының 1866 йортыннан 1762 сендә кешеләр яши, ә 159сы — буш, шуларның 57се бөтенләй таушалган.

Бүген искекулаткылыларның һәркайсыннан үзләре яшәгән йортларны төзекләндерү, тирә – якларын, утын, ком, таш, тимер – томыр һ.б. чүп – чар кисәкләреннән чистарту таләп ителә. Шулай ук буш йортларның да яннарын хуҗалары, туганнары, күршеләре җыештыра алсалар, әйбәт булыр иде. Ә инде буш йортларны, таушалган өйләрне ялгызак, яисә еракта яшәп, төзекләндерергә хәлләреннән килмәгән кешеләрнең район администрациясенә мөрәҗәгать итүләрен соралабыз. Безнең карамакта ике бригада төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнә, алар инде бүген агачларны кисеп, ташланган урыннарны җыештырып йөриләр.

Район администрациясенә мөрәҗәгать итеп, район администрациясе Башлыгы исеменә гариза язучы кешеләргә шул бригадалар барып эшләячәкләр. Югарыда әйтеп киткәнчә, шул йортларны тиз арада сүтеп, урынын җыештырып, җимеш агачлары утырту — бурычыбыз булып тора. Иске Кулаткының Киров урамында андый таушалган йорт – 9, Комсомольская – 11, Метро – 6, Набережная — 1, Нижнекомсомольская- 7, Калинина – 3, Куйбышева – 2, Октябрьская – 8, Пугачева -13, Садовая – 4, Советская – 17, Урицкого – 13, Чапаева – 19, Буденово – 3, Тукая – 10, Красноармейская – 14, Красногвардейская – 8 һәм Культурная урамында 11 йорт.

Хөрмәтле искекулаткылылар төзекләндерү айлыгына 20 марттан старт бирелде. Һәр атнаның пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә өмәләр үтәчәк. Барлык учреждение, оешма, предприятиегә үзенең мәйданчыгы билгеләнгән. Аларны җыештырып, төзек тоту — һәркайсыбызның бурычы.

Таһир Сәләев,
Иске Кулаткы шәһәр поселогы
администраторы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1010

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.