Рубрика: Новости района

Медицина хезмәткәрләре әңгәмә үткәрде

1 марттан 31 мартка кадәр Ульяновск өлкәсендә туберкулезга каршы көрәш айлыгы уза. Бүген район больницасының белгечләре Иске Кулаткыдагы җаваплылыгы чикләнгән «Линостар» предприятиесендә булып, әлеге айлык кысаларында биредә хезмәт итүчеләр белән әңгәмә үткәрде. Табиб-терапевт И.Ф. Бадаева хезмәткәрләргә туберкулез авыруы турында, аның таралу юллары, организымны әлеге авырудан саклау, аның төп билгеләре турында сөйләде. Шулай ук ул вакытында …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7373

Әниләр өчен бәйрәм

2 мартта Иске Кулаткы «Гөлчәчәк»  балалар бакчасының   кече   төркемнәрендә 8 март бәйрәме алдыннан әниләр өчен бәйрәм концерты булды. Нәниләр   җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Әниләр   һәр чыгышны соклану белән карап, сабыйларының чыгышларын алкышларга күмделәр.  Балалар әниләренә карата булган мәхәббәтне музыкаль чыгышлар аша күрсәтергә тырыштылар.  

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7369

Эшлекле сәфәре белән Төньяк Кавказ федераль округында

Россия Президенты Владимир Путин бүген   Төньяк Кавказ федераль округында эшлекле сәфәре белән була.  «Машук» белем үзәгендә Педагог һәм остаз елын ачу тантанасында катнашачак. 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7355

Ачу тантанасында катнашты

1 мартта  Россия Президенты Владимир Путин  видеоэлемтә аша  Мәскәү мэры Сергей Собянин белән бергә Мәскәү метросының зур боҗра линиясен ачу тантанасында катнашты.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7352

Кышкы уеннарда

21 февральдә «Кышкы уеннарның марафоны» исемле өлкән яшьтәге гражданнар өчен өлкә, кышкы традицион ярышлар үтте. Әлеге ярышлар Майна районының Ак күл авылында, җәйге лагерь тирәсендә, оештырылды. Өлкә буенча егермедән артык команда тәкъдим ителгән иде. Бәхеткә, һава торышы да кояшлы һәм уңайлы иде. Безнең район командасын спорт тормышында, җәмәгать тормышында актив катнашучылар: Ф.А. Мохаммедов, Р.Я. Яфаров, …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7349

Газетаның яңа саны бастырылды

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Газетаның 9нчы саны дөнья күрде. Әлеге санда Президентның юлламасы, укытучылар Форумы, өлкәннәрнең өлкә спорт уеннарында катнашу, Май чабу бәйрәме һәм район яңалыклары турында укый аласыз. 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7346

Язның беренче көне белән!

Аллаһыга шөкер менә быел да язларны каршы алу бәхетенә ирештек. Быелгы язның беренче көне сезгэ бары тик исәнлек, җан тынычлыгы, кайгы хәсрәтсез көннәр генә алып килсен. Дөньяларыбыз тыныч, тормышларыбыз матур киләчәгебез якты матур мизгелләргә генә бай булсын, йөрәкләребездэ мөхәббәт ялкыннары беркайчан да сүнмәсен, сүрелмәсен!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7335