Кышкы уеннарда

21 февральдә «Кышкы уеннарның марафоны» исемле өлкән яшьтәге гражданнар өчен өлкә, кышкы традицион ярышлар үтте. Әлеге ярышлар Майна районының Ак күл авылында, җәйге лагерь тирәсендә, оештырылды. Өлкә буенча егермедән артык команда тәкъдим ителгән иде. Бәхеткә, һава торышы да кояшлы һәм уңайлы иде. Безнең район командасын спорт тормышында, җәмәгать тормышында актив катнашучылар: Ф.А. Мохаммедов, Р.Я. Яфаров, А.А. Альбиков, С.Р. Байбикова,Р.Ш. Мангулова һәм мин, А.А. Магдеева, тәкъдим иттек.
Тантаналы өлештән соң, командалар үзләре белән таныштырдылар, девизларын һәм исемнәрен тәкъдим иттеләр.
Беренче бирем «Боз аша тизлеккә үтү» иде. Биредә ике кеше чаңгыларда, ә инде бер катнашучы тюбингта утыручыны тизлеккә тартып барырга тиеш иде.
«Викторина» конкурсында командалар Ульяновск өлкәсе тарихы һәм илебезнең истәлекле даталары белән бәйле сорауларга җаваплар кайтарды.
«Туристик юнәлеш» бәйгесендә тиешле дистанцияне төрле киртәләр аша тизлеккә узу таләп ителде.
«Сәяхәт осталыгы» конкурсында командалар тизлеккә учакны кабызырга тиеш иде. Әлеге биремне команданың капитаны Р.Я. Яфаров санаулы вакыт эчендә уңышлы үтәде. Азимутны билгеләүдә Ф.А. Мохаммедов сынатмады. Карточкалар ярдәмендә топографик билгеләрне табу авыр булса да, команданың бердәмлеге ярдәм итте.
«Төз атучы» бәйгесендә катнашучылар пневматик винтовкадан аттылар. «Чаңгы эзе» бәйгесендә командабыз бер километр озынлык дистанцияне тиз арада үтте. Капитаннар конкурсы да мавыктыргыч иде. Анда озынлыкка киез итекне ыргытырга таләп ителде.
«Хоккей» бәйгесе дә катнашучыларда онытылмас тәэсирләр калдырды. Биредә хатын-кызлар себерке тотып хоккейдан уйнады. Катнашучылар да, җанатарлар да әлеге бәйгедә рәхәтләнеп ял итте.
Ярышларда катнашучылар кыр кухнясында пешерелгән ризыкны саф һава сулап ашадылар.
Саҗидә Байбикова баянда уйнап, халыкны җырлатты да, биетте дә, кәефләрен дә күтәрде.
Май чабу бәйрәме кысаларында үткән әлеге спорт чарасы бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч үтте. Башка районнар командалары вәкилләре белән танышып, аралашып, вакытның үткәне дә сизелмәде. Командабыз тантаналы рәвештә бәйгедә актив катнашу өчен Диплом белән бүләкләнде.
Асия Магдеева, бәйгедә катнашучы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7349

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.