Рубрика: Новости района

Балалар — бездә кунакта

Бүген Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы 2 нче номерлы урта мәктәбенең III һәм IV сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Л.Р. Абдуллина, Г.Р. Сәйфуллина белән “Күмәк көч” район газетасы редакцясендә булдылар. Балалар журналистлар белән аралашты, баш редактор С.Ә. Абитова мәктәп укучыларына район газетасының тарихы, биредә хезмәт иткән ветераннар, газетаның бүгенге тормышы һәм уңышлары турында …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7865

Авылда иҗади отчет концерты узды

8 апрельдә Мосеевка авылының мәдәният йортында иҗади отчет концерты булды. Мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре тырышлыгы белән әлеге чара искиткеч эчтәлекле һәм мавыктыргыч булды. Концерт матур җырларга, дәртле биюләргә, юмористик скетчларга һәм әдәби композициягә бай булды. Тамашачылар белән зал шыгрым тулы иде. Залда утыручылар да һәр чыгышны игътибар белән карап, алкышларга күмде. 3 сәгать дәвамында …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7860

Спортчыларыбыз сынатмады

Иске Кулаткы  балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең   тренеры Расим  Азизовта шөгыльләнүче   Иске Мостяк урта мәктәбенең    укучылары    Илдар   Ахтәмов,   Эмиль һәм  Илсаф    Алиевлар    8 апрельдә  Ишеевкада   үткән  шашка буенча «Чудо шашки»  Бөтенроссия ярышларының төбәк этабында катнаштылар.  Һәм уенның нәтиҗәләре буенча  район командасы  III нче урынга чыктылар.  Спортчыларны уңышлары белән котлыйбыз!  

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7856

Сәламәтлек көне

7 апрель — сәламәтлек көне буларак, 1950нче елдан башлап ел саен уздырылып килә. Ул кешеләр сәламәтлекнең нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген аңласын һәм халыкның сәламәтлеге бөтен дөньяда тагын да яхшырсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген хәл итсен өчен үткәрелә.  

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7844

Якташыбыз истәлегенә турнир

Бүген Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбендә хәрби очучы, һава-космос көчләренең капитаны, әлеге мәктәпнең элеккеге укучысы, Украинадагы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз Тимур Равилович Кипчатовның истәлегенә багышланган баскетбол буенча район турниры үтә. Тантаналы өлештә Тимур Кипчатовның әти-әнисе, тормыш иптәше һәм кызы, сыйныфташлары, район җитәкчеләре, мәктәп укучылары һәм …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7834

Ифтар мәҗлесе

5 апрельдә  Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә   район  ифтар мәҗлесе  булып  үтте.  Әлеге мөһим чарага 250дән дә артык мөселман кардәшләребез чакырылган иде. Бу күркәм мәҗлеснең төп спосорлары   булып районыбызның малтабарлары, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре иде.  Моның турында материалны “Күмәк көч” район газетасының   киләсе номерында укырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7819

Күңелләрдә мәңге яшәр ул

Яраларны вакыт дәвалый дип, Белеп әйтә микән кешеләр? Вакыт яраларны дәвалый, дисәләр дә, тулысы белән дәвалап бетерә алмый шул. Бигрәк тә кадерле, иң якын кешеләрен гомерлеккә югалтканнар күңелендәге яралар беркайчан да төзәлмәс булып, еллар үткән саен тагын да ныграк сыкрап, сагышлы, сагынычлы хисләр белән йөрәкне әрнетә. 4 апрель көнне батыр егетебез, вертолетчы Тимур Кипчатовның махсус …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7810