Изге Рамазан ае бара һәм мәчетләрдә, өйләрдә ифтар ашлары уздырыла. Бу — бик күркәм һәм саваплы гамәл. Иске Кулаткы районының мөселманнары да авылларда, эшчеләр поселогының мәчетләрендә бердәм булып ифтар мәҗлесләре үткәрәләр. 23 март кичендә әлеге күркәм чара Иске Кулаткы эшчеләр поселогының “Сафия” мәчетендә оештырылды. Бу мәҗлескә бихисап мөселманнарыбыз җыелып вәгазьләр тыңладылар һәм изге догаларын укыдылар.
Рубрика: Религия
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7624
Мар 23 2023
Ураза тотам дисәң
Сәхәр ашаганнан соң уразага ниятләү догасы “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә. Әмиин”. “Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен ихласлык белән, таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр, Рамазан ае уразасын тотарга ният кылдым. Ураза тотып авыз ачкач укыла торган дога “Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7613
Мар 17 2023
Изге җомга көне белән!
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7539
Фев 06 2023
Дини чарада
4 февральдә Иске Кулаткы эшчеләр бистәседәге ишан Хәбибулла Хансөяров исемендәге мәдәни-агарту үзәгендә Хиҗаб көненә багышланган дини чара үтте. Бирегә дини белем алучы апалар,яшь хатын-кызлар,сабыйлар чакырылган иде. Районның өлкән мөгаллимәсе Наилә апа Файзуллина кунакларны сәламләп,чараның узу тәртибе белән таныштырды.Дөрес итеп яулыкны бәйләү буенча мастер-класс күрсәтелде,төрле мөселман киемнәрен кунакларга күрсәттелде. Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7047
Янв 06 2023
Изге җомга көне белән!
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6643
Дек 22 2022
Дини гыйлем алуда беренче баскыч
Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендәге ишан Хәбибулла Хансөяров исемендәге мәдәни-агарту үзәгендә Ульяновск шәһәрендәге “Биләр” мәдрәсәсендә читтән торып дини гыйлем алучыларның беренче сессиясе тәмамланды. Бу уңайдан бүген, ягъни 22 декабрь көнне, Ульяновск өлкә диния нәзарәтеннән дә вәкилләр килде. Барлыгы мәдрәсәдә 28 шәкерт белем ала. Аларга уңай шартларда гыйлем туплау өчен бөтен мөмкинлекләр каралган. Сессияне тәмамлау чарасында Ульяновск …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6446
Ноя 30 2022
Имамнарыбыз дини укуларда
Ноябрь аеның ахырында Иске Кулаткы эшчеләр поселогындагы ишан Хәбибулла Хансөяров исемендәге мәдәни-агарту үзәге филиалында Ульяновск өлкәсе көньяк районнары имамннарының квалификацияләрен күтәрү буенча махсус укулары булып үтте. Моңа кадәр әлеге филиалның бинасында районыбыз мөгаллимәләре һәм абыстайлары белем алган иде. Дини укуларны Ульяновск өлкәсе мөфтиенең укыту эшләре буенча урынбасары Равил хәзрәт Ягудин алып барды. Әлеге мөһим чарада …
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6114
Свежие комментарии