Дини гыйлем алуда беренче баскыч

Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендәге ишан Хәбибулла Хансөяров исемендәге мәдәни-агарту үзәгендә Ульяновск шәһәрендәге “Биләр” мәдрәсәсендә читтән торып дини гыйлем алучыларның беренче сессиясе тәмамланды. Бу уңайдан бүген, ягъни 22 декабрь көнне, Ульяновск өлкә диния нәзарәтеннән дә вәкилләр килде.
Барлыгы мәдрәсәдә 28 шәкерт белем ала. Аларга уңай шартларда гыйлем туплау өчен бөтен мөмкинлекләр каралган. Сессияне тәмамлау чарасында Ульяновск өлкәсенең көньяк мөхтәсибәте мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Яфаров, Иске Кулаткы районы мөхтәсибе – Яңа Зимница авылы мәчете имамы Рушан хәзрәт Гафуров, районыбыз мәчетләре имамнары – “Әнвәр” мәчете имамы Сәерхан хәзрәт Ахмеров, Кирюшкино авылы мәчете имамы Кәбир хәзрәт Багапов шәкертләргә белем алуларында уңышлар теләделәр һәм гыйлем алуның мөселман кешесе өчен никадәрле кирәкле булуы турында сөйләделәр.
Иске Кулаткы районы җитәкчелеге, өлкә диния нәзарәте һәм өлкә мөфтие Илдар хәзрәт Сафиуллин адресларына да шушы изге эшләрдә – халкыбызга дини гыйлем алуга шартлар тудыруда һәм һәрвакыт хуплап, ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерелде.
Соңыннан шәкертләр һәм кунаклар хәләл ризыклар тулы табыннар артында аралаштылар. Һәм шушы укуларны оештыручыларга, мөгаллимнәргә, әлеге үзәкне халкыбызга дини гыйлем алу өчен васыять итеп калдырган киң күңелле якташыбыз, элеккеге район Башлыгы мәрхүм булган Эдуард хаҗи Ганеев рухына, барлык әрвахларга багышлап һәм ил-көннәребезгә тынычылык, махсус операциянең тизрәк тәмамлануын, якташларыбызның исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп догалар кылдылар. Укулар алда да дәвам итәчәк.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6446

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.