Бер күренеш — Кышкы әче салкын
Капкабызның туңган тимере.
Мин шук, әрсез малай уйный –уйный
Ябыштырдым шунда телемне.
Күзләремннән кайнар яшьләр ага
Кычкырыр идем телем ябышкан.
Тәрәзәдән карап, әти аңлап
Коткарырга мине ашыккан
-Улым сабыр ит,- дип тынычлатып
Җылы суны сипкән тимергә.
Коткарган ул мине «әсирлектән»
Оныта алмыйм моны бүгендә.
Истән чыкмый әтиемнең сүзе-
-Чыда улым телең төзәлер.
Туңдырма син аны, алай булса
Эретергә аны мин әзер.
Киная күк булган бу әйткәннәр
-Шундый хәлгә улым юлыкма.
Телең кебек туган телкәеңне
Туңдырма син аны онытма.
Гомере буе ятлыйм әти сүзен
Хәтер аны һәрвакыт саклар.
Үз телемдә бүген сөйләшәмен
Онытмадым аны- мин татар!!!
Рөстәм Арифуллин.
Свежие комментарии