Туган көнең белән, яраткан газетабыз!

Бүген, ягъни 1 ноябрь, яраткан газета укучыларыбыз һәм редакция коллективы өчен аеруча кадерле: чөнки 1930 елның ноябрь аенда «Күмәк көч» район газетасының беренче саны дөнья күргән.

Район газетасы халыкка иң якын мәгълүмат чарасы булып кала. Газета укучыларыбыз аның һәр санын көтеп ала, яратып укый. «Күмәк көч» райондагы, өлкәдәге барлык яңалыкларны вакытында, дөрес итеп яктырта. Анда үз хезмәтенең бөтен нечкәлекләрен белүче журналистлар эшли.

Иҗат чишмәгез мәңге саекмасын, яраткан эшегездә яңадан-яңа үрләр яуларга, зур уңышларга ирешергә насыйп булсын. Газетабыз озак еллар райондашларны шатландырып яшәсен, чәчәк атсын!

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9941

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.