Хат юлга чакырды

9 августта «Күмәк көч” район газетасының 35 санында Иске Кулаткы эшчеләр поселогының Киров һәм Октябрьская урамнарында яшәүчеләрдән “Халык авазы” рубрикасына килгән “Ачык хат” бастырылган иде. Алар Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенә йөри торган тыкрыктагы начар шартлар турында язалар.
Анда: “Тиздән караңгы көз килә, ә әлеге урын яктыртылмаганга, мәктәп укучыларына да йөрергә уңайсызлыклар ясый.
…Өстәвенә, элеккеге елларда бирегә тимер капка да куйганнар иде. Кыш айларында юл хезмәткәрләре капка төбенә карларны өеп куялар да китеп баралар. Бигрәк тә мәктәпкә баручы башлангыч сыйныф укучылары җәфа чигәләр.
… Дөресен генә әйткәндә, әлеге капканың мәктәпкә бер тиенгә дә кирәге юк,» — диелә бу хатта.

Тулырак материалны газетаның 44 санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9930

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.