Руль артында — хезмәтләре

29 октябрьдә илебездә автомобиль транспорты хезмәткәрләре көне билгеләнә. Әлеге матур бәйрәмне Иске Кулаткы районының автомобиль йөртүчеләре дә күтәренке рухта каршы алалар.
Хәзерге заманда яшәүне әлеге тармактан башка күз алдына китерү авыр, чөнки хәзер һәр эш, һәр йомыш автотранспорт ярдәмендә башкарыла.
Иске Кулаткы “Транстехсервис” оешмасының автомобиль йөртүчеләре дә районыбызның тормышын яхшыртуда зур эш башкара. Биредә озак еллар бай тәҗрибә туплаган шоферлар үз вазифаларын зур җаваплылык белән үтиләр.
Рәшит Зиннәтович Тимербулатов һәм Рафаэль Фэридович Юсупов нәкъ шундыйлардан санала. Алар гомере буе руль артында ничәшәр йөз мең километр юл үтеп, җәмгыятебезгә, районыбызга файда китерәләр.
Рәшит Зиннәтович элек Иске Кулаткы автохуҗалыгында төрле маркалы автобусларда хезмәт итте. Ул районыбыз эчендә, Ульяновск шәһәренә пассажирларны озак еллар күчерде. Шушы казанышлары өчен ул Иске Кулаткы район администрациясе тарафыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, ә рәсеме районыбызның Почет тактасына урнаштырылган иде. Пенсия яшендә булса да, тәҗрибәле шофер бүген һөнәри бәйрәмен руль артында каршы ала.
Рафаэль Фэридович Юсупов та нәкъ шундыйлардан санала. Ул элеккеге елларда Иске Кулаткы пластмасса заводында куәтле “МАЗ-500” маркалы машина йөретте. Танылган шофер менә 10 ел “Транстехсервис” оешмасында шофер булып эшли. Ул өлкә Губернаторы тарафыннан Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Тәҗрибәле шоферлар Р.З. Тимербулатов һәм Р.Ф. Юсупов пассажирларны күчергәндә, һәрвакыт ачык мөгалләмәдә булып, юл кагыйдәләрен бозмыйча, игътибарлы булу турында онытмый. Шуңа күрә әлеге шоферларны пассажирлар да, райондашлар да ихтирам итә.
Бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтле автомобиль йөртүчеләр. Тырыш хезмәтегездә уңышлар насыйп булсын үзегезгә.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9855

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.