29 октябрь — Автомобильчылар көне!

Хөрмәтле райондашлар!

Бу бәйрәм күптән түгел руль артына утырганнарны да, тәҗрибәләре зур булган шоферларны да берләштерә. Машина йөртү кешедән зур җаваплылык та, һөнәри осталык та, сабырлык та сорый. Вакыт белән исәпләшмичә, көнне төнгә ялгап эшлисез, пассажирлар, халык хуҗалыгы йөкләре, көндәлек кирәкле товарлар, азык-төлек ташыйсыз, социаль,мәгариф, мәдәният оешмалары эшчәнлеген тәэмин итәсез. Бәйрәм көнендә автомобиль транспорты өлкәсендә эшләүчеләрнең барысына да әлеге мөһим социаль әһәмияткә ия булган хезмәттә уңышлар, һәлакәтсез, туры, киң һәм тигез юллар, аларда бер-береңне аңлау һәм хөрмәт итү мохиты телибез. Юлларда үзара аңлашу хакимлек итсен, транспортыгыз ышанычлы булсын.

Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.

И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9852

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.