24 октябрьдә Иске Кулаткы район культура йортында районыбызның яшь егетләрен армия сафларына озату буенча зур чара булып үтте.
Тантанада Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгының беренче урынбасары И. Ө. Хәсәнов, Новоспасск, Радищево һәм Иске Кулаткы районнары хәрби комииссары С. В. Фролов, Иске Кулаткы ДОСААФ автомәктәбенең начальнигы Р. А. Джаметов армия сафларына китүчеләрне чын күңелдән тәбрик иттеләр һәм аларга киләсе хезмәтләрендә уңышлар теләделәр.
Моның турында материалны “Күмәк көч” район газетасының киләсе санында тулаем укый аласыз.
Свежие комментарии