Чират дулкынында

Бу нинди харәбә? Бу нинди ташландык бина?- дип сорау бирер газета укучы әлеге рәсемне күргәч. Хәтерегезне торгызырга тырышам- бу элеккеге елларда күпләргә таныш булган Иске Кулаткы эшчеләр поселогындагы РОМ кибете. Милиция бинасы янына урнашканга аны шулай дип атыйлар да иде.Бүген ул мескен хәлгә төшеп, чүп-чар эчендә таушалып ята.
Бар иде бит, бар иде әлеге кибетнең, гөрләрп торган, сатып-алучыларны биетеп торган вакытлары дим мин үз алдыма.
1980-90 елларда бу сәүдә ноктасына халык зур ташкын кебек бертуктамый агыла да агыла иде. Ә нәрсә саталар иде соң биредә?- Билгеле инде валютага тиң булган – Аракы,- дип җавабын кайтарам мин.
Ник валютага тиң булган?- дип сорау биреп башымны каттырырсыз тагын. Чөнки ул елларда, кабат гади гына әйткәндә “РОМ” магазинында гына аракы сатылды һәм ул көндезге сәгать икедән кичке биш сәгатькә кадәр, атнасына өч мәртәбә генә бирелә иде.
Ул заманда “сухой закон”, “эчүчелеккә каршы көрәш” дигән төшенчәләр нигезендә аракы кеше башына аена исемлек буенча ике шешәлек норма белән сатылды шул. Шуңа күрә бу эчемлек дигән нәрсә дефицитка әйләнде дә.
Бүгендә хәтердә халыкның кибет каршына кара болыт кебек агылып аракы алырга килгәнен көткәннәре. Алар арасында- Машина тиздән Кулаткыга җитә, Новоспасскины узганнар, райподагы бер дустым хәбәр итте,- дигән сүзләр ишетелә.
Шушы хәбәр таралгач чират җылынып киткәндәй була.
Бераз вакыт үткәч могҗизалы, тәннәргә җылылык иңдерүче товар сәүдә ноктасының каршына килеп туктый. Шуннан соң сатып алучылар зур өемне, диңгез дулкынын хәтерләтеп чайкала башлый. И тотына кычкырыш анда:
-Тәскирә (сатучының исеме үзгәртелде) миңа ике шешә генә тиз генә бир инде. Тәскирә миңа күрше Бәлхия әбинекен дә бир, ул аракы эчми, үзе кушты. Әй син “Төлке борын” бас чиратка, нәрсә син анда кешеләрне ерып прилавка алдына керәсең?-дигән тавышлар яңгырапмы-яңгырый. Арада кайберәүләр тарафыннан әшәке сүзләрдә ычкынып китә
Чират дулкыны көчәйгәннән-көчәя бара. Сатучы бер аракы сата торган исемлеккә, бер аваз салган кешеләргә карый-карый тәмам ялыгып бетә һәм чыдамыйча арткы бүлмәгә чыгып китә.
Шул ара кибетнең йорт ягыннан авылда өеннән аракы сатучы, кеременнән әлеге кибетчегә дә өлеш чыгаручы Хамзә агай ящик-ящик шайтан суын машинасына төяп кемгә дә сиздермичә чыгып китә. Озак та үтми сатучыбыз кире урынына керә дә дәфтәрдәге исемлеккә кабат текәлеп-
Следующий, -дип русчалап кычкыра……. Менә шулайрак иде шул ул вакытларда аракы сату дигән нәрсә.
2023 ел. Иске Кулаткы эшчеләр поселогында бихисап сәүдә нокталары эшли.Тынлык….. Аларның киштәләрендә теләдең нинди исем белән төрле эчемлекләр тулып ята. Кибетләрдә Бәлхия әбигә дигән аракыны да талашып таләп итмиләр һәм биредә кушаматлар да кычкырмыйлар.
Рөстәм Арифуллин.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9817

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.