Авыл хатын-кызлары көне

13  октябрьдә илебездә Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләнә. Бәйрәм уңаеннан Бахтеевка авыл клубында концерт узды. Район Башлыгы администрациясенең урынбасары И.Ө. Хәсәнов залда утыручы хатын-кызларны күркәм бәйрәм белән котлады һәм төрле тармакта намуслы хезмәт куючы, авыл тормышында актив катнашучы ханымнарга Почет грамоталары тапшырды. Бахтеевка авылы имамы Дамир хазрәт Мостафин, авыл администраторы Хафият Ханәфиевич Саләев чыгышлар ясап, хатын-кызларны матур бәйрәмнәре белән котладылар һәм аларның тормышта мөһим роль уйнаулары турында ассызыкладылар. Мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп укучылары музыкаль чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9748

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.