Авылга багышланган гомер

Иске Яндука авылында гомер кичерүче Фәһимә Билаловна Таһированы авылда, читтә яшәүче төрле яшьтәге якташлары бик яхшы беләләр. Чөнки ул авылдашлары белән гел яхшы мөнәсәбәттә булганга бүгендә алар белән нык элемтәдә тора.
Сугыш елы баласы Фәһимә Билаловна быел 15 октябрьдә үзенең олы туган көнен билгеләп үтә, аңа 82 яшь тула.
Алдагы материалда сүз аның турында барачак.
-Мин 1941 нче елның 15 октябрендә Иске Яндука авылында гади, эшчән крестьян гаиләсендә туганмын,- дип сөйли Фәһимә Билаловна үзенең элеккеге елларын искә алып. Авылда үскәнгә аның хезмәтен кечкенә вакытта ук яратып үстем. Шуңа күрә олыгайгач та чит җирләргә китеп бармадым һәм үземнең барлык гомеремне туган төбәгемә багышладым.
Иске Яндука авылында 7 класс белем алганннан соң яшь кыз бала колхозның сарыкчылык фермасында хисапчы булып хезмәт итә һәм шуның белән беррәттән кичке мәктәптә урта белем ала.
Фәһимә Билаловна элеккеге “Күмәк көч” колхозының терлекчелек тармагында 36 ел берөзлексез хезмәт иткән.Ул төрле елларда бу хуҗалыкта бозау караучыда, сыер савучыда булып эшләгән. Маллардан мул продукция алган өчен тәҗрибәле терлекче районыбыз, хуҗалык исеменнән күптөрле бүләкләр, Россия хезмәт ветераны исемен алуга ирешкән. Ул авылда үрнәк, тырыш хезмәткәр булып танылганга авыл советы депутаты булып та сайлана. Элекеге елларда нәкь аның кебек гади кешеләр халыкның борчыган мәсьәләләрен уңай якка чишүдә зур роль уйнадылар.
Фәһимә Билаловна авылда 1963 елда бу авылның тырыш егете Мөнир Шакирович Таһиров белән никахлашып тату гаиләкоралар.Алар гомер агышында бер кыз һәм һәм бер ул үстерделәр.

Тулырак материалны газетаның 41нче санында укый аласыз

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9717

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.