«Беренчеләр» хәрәкәтенә кабул ителү

2 октябрь көне безнең Урта Терешка урта мәктәбе өчен мөһим чараларга бай булды. Кояшлы иртәне тагын да ямьләндереп, укучылар чәчәкләр тотып, мәктәпкә ашыкты. Моның өчен сәбәпләр дә күп иде. Атна башында үткәрелә торган традицион линейка илебез Флагын чыгару һәм Гимнын тыңлаудан башланды. Шуннан соң барлык сыйныфларда да “Мөһим турында сөйләшү” дип исемләнгән дәрес башланды.
Без, VIII сыйныф укучылары өчен, бу дәрес аеруча җаваплы, дулкынландыргыч иде. Чөнки кунак итеп беренче укытучыбыз Тәнзилә Тагир кызы Исхакова чакырылган иде. Дәрес буе яраткан укытучыбыз укытучы һөнәренең мөһимлеге һәм бу тормышта зур әһәмияткә ия булуы турында сөйләде, мәктәптә хезмәт иткән елларны искә алды. Кадерле укытучыбыз белән аралашып, вакытның үткәнен сизмичә калдык.
Шуннан соң кыңгырау шалтыравы «Үсеш ноктасы»нда үткән чарага дәште. Ничә буынны бергә тоташтырган Пионерлар оешмасы әлеге вакытта яңа сулыш алып, «Беренчеләр хәрәкәте»нә әверелде. Мәктәбебезнең 12 алдынгы, үрнәк укучысы тантаналы рәвештә әлеге хәрәкәткә кабул ителде. Элек үзләре дә пионерлар булган укытучыларыбыз аларның муеннарына хәрәкәтнең матур төсле галстукларын һәм аермалы значокларын элделәр. Балаларның йөзләрендә горурлык шул ук вакытта шатлык бөркеде. Билгеле, бу галстук тагып йөртү генә түгел, ә зур җаваплылыкны да үз өстеңә алу. Бу хакта үзенең котлау сүзендә мәктәп директоры Камил Мәксутович Давыдов ассызыклады.
Матур җырлар, нәфис сүз осталарының чыгышлары белән үрелеп барган әлеге бәйрәмнең дәвамы буларак “Үсеш ноктасында” ачык ишекләр көне дип игълан ителгән таныштыру дәресе узды.
Әлеге чарага Iнче сыйныф укучыларының әниләре дә чакырылган иде. Федераль проект буенча булдырылган әлеге үзәкнең мөмкинлекләре турында җитәкчесе Иркә Загидулловна Абдульмәнова сөйләп китте. Аны кызыксынып тыңлаган балалар күзләрен алмыйча, микроскоп астында күрсәтелгән төрле әйберләрне күзәттеләр. Киләчәктә ешрак бу үзәктә булырга өметләр багладылар.

Тулырак материалны газетаның 41нче санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9720

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.