Һөнәри белем бирү юлында

Урта һөнәри белем бирүне үстерү һәм популярлаштыру максатыннан, Россия Президенты Владимир Путин 2 октябрьдә урта һөнәри белем бирү көне билгеләп үтелә торган указга кул куйды. Бу бәйрәм күптән түгел генә барлыкка килсә дә, аның әһәмияте шактый. Урта һөнәри белемгә ихтыяҗ көннән-көн арта. Соңгы елларда укучыларның күпчелеге тугызынчы сыйныфтан соң колледжларны, техникумнарны сайлый башлады. Бу трендны ныгыту, эшче һөнәрләрнең һәм хезмәт династияләренең абруен арттыру мөһим. Урта һөнәри белем бирү системасының әһәмияте федераль дәрәҗәдә дә арта, аны үстерүгә РФ Президенты Владимир Путин зур игътибар бирә. Көллиятләргә «Мәгариф» милли проекты кысаларында шактый ярдәм күрсәтелә.
Безнең Иске Кулаткы районы йөзләгән яшь кешегә һөнәри белем биргән, тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткән механика-технология колледжы белән горурлана ала. Биредә яшьлек хыялларына канат куярга булышучы инициативалы, тәҗрибәле укытучылар эшли, коллектив яшь белгечләр белән тулылана. Алар һәрдаим белемнәрен күтәрү белән шөгыльләнә.
Ринат Хәйдәрович Җамаев студентларга ике дистә елга якын белем бирә. Ул укыткан студентлар өлкә, илебез күләмендә үткәрелгән конкурсларда, төрле бәйгеләрдә призлы урыннар яулыйлар. Ринат Хәйдәрович шулай ук тәрбия буенча киңәшче вазифаларын да төгәл итеп башкара. Югары категорияле педагог озак еллар эшләү дәверендә студентлар, ата-аналар, хезмәттәшләре арасында олы хөрмәткә ия булды.

Тулырак материалны газетаның 41нче санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9712

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.