6 октябрьдә Татарстанның атказанган җырчысы Рифат Зарипов искекулаткылыларга күңелле җыр-моң кичәсе бүләк итте. Концерт төрле җырлар, юмор, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Кичә азагында үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Раиль Тюкаев җырчыга район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Рифат Зариповка һәм аның иҗат төркеменә яңадан-яңа уңышлар телибез һәм кабат Иске Кулаткыда очрашуны көтеп калабыз.
Окт 09 2023
Рифат Зарипов — Кулаткыда кунакта
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9688
Свежие комментарии