Балалар инициативалары өлкә форумында

Үткән атнада Ульяновск өлкәсендә “Киләчәк бездән тора!” дип исемләнгән балалар инициативалары форумы узды. Ульяновск дәүләт техник университеты мәйданчыгы өлкәбезнең иң актив балаларын — мәктәп укучыларын һәм студентларын, балалар иҗтимагый берләшмәләре белән тәрбия һәм үзара хезмәттәшлек итү буенча директорлар киңәшчеләрен һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең бүлекчә җитәкчеләрен җыйды.
“Киләчәк безнең артта!” балалар инициативалары форумы балалар һәм яшүсмерләрнең инициативасын үстерүгә һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән чара. Форумның төп идеясе- балалар һәм яшьләр киләчәк җәмгыятьнең төп төзүчеләре булып торалар, димәк, алар мөһим карарлар кабул итүдә, үз җәмгыятьләре эчендә һәм аннан читтә социумда актив катнашырга тулы хокуклы.
Форум өлкәбездән 300гә якын активистны җыеп, балалар һәм яшьләр идеяләрен булдыру һәм гамәлгә ашыру мәйданчыгына әверелде.
Иске Кулаткы 1 нче номерлы урта мәктәбе укучылары да безнең районны лаеклы тәкъдим итеп, бу мөһим чарада уңышлы катнаштылар. Укучылар яңа дуслар белән таныштылар, интерактив мәйданчыкларга йөрделәр, экспертлар белән берлектә хәрәкәтнең унике юнәлеше буенча үз проектларын эшләп, аларны тәкъдим иттеләр. Яшьләр үз идеяләрен тормышка ашыра алачагына, ә “Беренчеләр хәрәкәте” командасы аларга бу эштә һичшиксез ярдәм итәчәгенә ышанабыз.
Форумда катнашучыларның һәрберсе өчен командада эшләргә, үз идеялары турында сөйләргә өйрәнү һәм яңа дуслар белән аралашу өчен бик уңай мөмкинлек иде.
Алда укучыларны яңа вакыйгалар, яңа җиңүләр, яңа бәйгеләр көтә. Аларга чын күңелдән уңышлар теләп калыйк!
Р.Сәйфуллина.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9578

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.