Кызамыктан сакланыгыз!

Ульяновск өлкәсендә кызамык (корь) авыруы күтәрелгән. Мәләкәс районының Яңа Майна эшчеләр бистәсеннән биш балага кызамык диагнозы куелган. Төбәк Сәламәтлек саклау Министрлы Олеся Колотик-Каменева мәгълүматлары буенча, кызымак авыруы билгеләре белән медицина учреждениеләренә сигез бала һәм ике өлкән кеше мөрәҗәгать иткән.
Губернатор Алексей Русских пациентларга кирәкле дәвалау билгеләргә һәм алар белән контактка керүчеләрне күзәтүне тәэмин итәргә кушты.
Кызамык ул — инфекцияле вируслы авыру. Балалар авыруы саналса да, аның белән олылар да авырый. Кызамыкның төп билгеләре:
— бизгәк (лихорадка) тоту:
— хәлсезлек;
— баш авырту;
— тәндә вак-вак тимгелләр (пятна) булу;
— конъюнктивит (күз авыруы) барлыкка килү,
— томау (насморк) төшү.
Кызамык әлеге авыру белән чирләүчедән генә йога ала. Ул кешедән кешегә һава аша күчә. Әлеге авыруны йоктырмауның бердәнбер чарасы — вакытында вакцина кадату. Кызамыкка каршы беренче вакцина балага 1 яшь булганда ук ясала, прививканың икенчесен 6 яшьтә ясаталар. Шулай да кызамык белән авырганнан соң барлыкка килгән иммунитет иң тотрыклысы санала, ә прививканың тәэсире күп очракта 10-15 елга гына бара.
Инкубация, ягъни авыруның яшерен, формалашу чоры якынча 9-11 көн дәвам итә. Кызамыкның башлангыч этабында температура 38-39 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.
Аппетит югала, бөтен организмны хәлсезлек биләп ала, көчле ютәл (кашель) барлыкка килә, күзләр кызара башлый. Аңкауда һәм битнең лайлалы тышчасында кызыл таплар рәвешендә кызамык тимгелләре хасил була. Тимгелләр бөтен тән буенча тарала: башта колак яфракларында барлыкка килә, аннан борында, муенда, җилкәләрдә, аякларда. Тышкы яктан караганда, алар еш кына манный ярмасын, көрпәне хәтерләтә. Тимгел элементлары, күп очракта бер-берсе белән кушылып, катлаулы фигуралар да барлыкка китерә, әмма кызамык тимгелләре бик нык таралганда да алар бөтен тәнне каплап алмый.
Гадәттә, 2-4 көннән тимгелләр агара һәм алар урынында көрән төстәге таплар барлыкка килә, соңыннан бу урыннардагы тән тиресе кибеп куба. Кызамык белән авырганда күп вакытта конъюнктивит авыруы бик көчле рәвештә күзәтелә: күзләр эренли, керфекләр бер-берсенә ябыша. Кайбер авыруларның эчләре авыртырга мөмкин.
Кызамыкны күп очракта өй шартларында дәвалыйлар, бары катлауланып киткән очракта гына авыруны хастаханәгә салырга мөмкиннәр. Бизгәк вакытын урын өстендә үткәрү яхшы. Кызамык белән авырган кешегә күп итеп сыеклык эчәргә, витаминнар кабул итәргә, көчле ютәл булган очракта ютәлгә каршы махсус дарулар эчәргә кирәк. Конъюнктивиттан исә күзгә махсус тамчылар салына.
Кызганычка, кызамыкның катлауланып китү очраклары да күзәтелә. Моның нәтиҗәсендә үпкә ялкынсынуы, колак авыруы, синусит (борын авыруы) кебек авыруларның барлыкка килүе бик ихтимал.
Кызамыктан саклануның төп чарасы — вакытында прививка ясату.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9575

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.