«Бердәм Россия» партиясенең утырышы

20 сентябрьдә «Бердәм Россия» партиясе урындагы бүлекчәсенең Политсовет утырышы һәм Конференциясе узды. Политсовет утырышын башлап, урындагы бүлекчә Секретаре, Иске Кулаткы районы Башлыгы Лилия Богданова партиячеләргә 8-10 сентябрьдә узган сайлауларда актив катнашулары, сайлауларны оешкан төстә үткәрүгә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәтләрен белдерде. Шулай ук «Бердәм Россия» партиясеннән шәһәр һәм авыллар поселениеләре Советларына сайланган депутатларга котлауларын җиткерде. Көн тәртибендә партиячеләр һәр поселение Советыннан район депутатлар Советына делегатлар тәкъдим итү булды. Район Советына тәкъдим ителәчәк кандидатларны Политсовет утырышында катнашучылар бердәм тавыш бирү белән сайладылар.
Урындагы бүлекчә Кнференциясен бүлекчәнең Башкарма Секретаре Л.Р.Амирова алып барды. Анда партиячеләр район Советы рәисе — район Башлыгы кандидатурасына тәкъдимнәр керттеләр. Алар арасында Иске Кулаткы шәһәр поселениесеннән Лилия Богданова, Терешка авыл поселениесе депутаты Наҗия Ягудина, Атлаш авыл поселениесе депутаты Наҗия Чамкаева һәм Мостяк авыл поселениесе депутаты Мариус Нугаев кандидатуралары бар иде. Район Советы рәисе — район Башлыгы кандидатурасын Конференциядә катнашучылар яшерен тавыш бирү белән сайладылар.
[10:04, 21.09.2023] Альфия Яфарова: Тавышларны санау нәтиҗәләре буенча Л. Ф Богданова барысы арасында да иң күп тавыш җыйды.
«Бердәм Россия» партиясе Конференциясе шатлыклы мизгелләр белән тәмамланды. Урындагы бүлекчә Секретаре Лилия Богданова партиянең беренчел оешмалары арасында үткәрелгән бәйге нәтиҗәләренә йомгак ясады.
Моннан берничә ай элек региональ дәрәҗәдә партиянең беренчел оешмалары арасында «Иң яхшы беренчел оешма» дигән конкурс оештырылган иде. Иске Кулаткы районыннан тәкъдим ителгән 10 оешма арасыннан 4 беренчел оешма җиңү яулаган.
Л.Ф.Богданова Урта Терешка район мәдәният йорты каршындагы патриотик Үзәккә видеопроектор, Мостяк поселениесенә янгын сүндерү гидранты, Зеленай авыл поселениесенә Россия Герое Р.М.Хәбибуллин истәлегенә традицион турнир оештыруга ярдәм һәм Атлаш поселениесенә су насосы тапшырды.
Конференция тәбрикләүләр, үзара аралашу белән тәмамланды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9513

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.