Якташыбызны искә алып

Үткән атнада Мосеевка авылы китапханәсендә якташыбыз, әлеге авылда туып үскән, Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен өч дәрәҗәле Дан ордены кавалеры исемен йөртүче Фатих Юнусович Динеев тууына 100 ел тулу уңаеннан «Исебездә тотабыз. Горурланабыз. Хөрмәтлибез» дигән баш астында балалар өчен тарих сәгате үтте.
Мосеевка авыл клубы хезмәткәрләре һәм балалар Динеевның һәйкәле каршысына венок куйдылар. Авыл китапханәчесе Руфия Ахтәмова Фатих Юнусовичның тормыш юлы, сугышта күрсәткән батырлыклары, кыю йөрәкле, илнең чын патриоты һәм авыл халкының горурлыгы булуы турында сөйләде.
Балалар Герой турында эчтәлекле мәгълүматны игътибар белән тыңладылар һәм Динеевка багышланган күргәзмәне зур кызыксыну белән карадылар.
Район һәм Мосеевка авылы халкы өчен якташыбызның батырлыгы район, хәтта ил тарихына кереп калды. Ә инде мосеевкалылардңа зур горурлык хисләре уята. Туган илебезне яратырга өйрәтүче Фатих Юнусович Динеев истәлеге йөрәкләрдә мәңге сакланачак.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9323

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.