Велосипедчыларга – аерым сукмак

Заман шартларын исәпкә алып, Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең Метро урамына велосипед юлы төзелде. Тротуар район больницасына кадәр сузылган. Әлеге эшләрне заманча технологияләр кулланып С. А. Сальников җитәкчелегендә җаваплылыгы чикләнгән “Радищево юллар төзү һәм ремонтлау участогы” җәмгыяте хезмәткәрләре башкарды. Юлның озынлыгы 450 метр яисә 900 квадрат метр һәм эшләрнең смета бәясе 2 млн. 560,84 мең сум тәшкил итте. Яңа тротуар велосипедчылар, җәүлеләр һәм машина йөртүчеләр өчен дә өстәмә уңайлыклар тудырды. Ә инде Метро урамында яшәүчеләр юлларының төзекләнүенә, матурлануына шатландылар.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9320

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.