Уку елы башлануга санаулы көннәр калды. Шуңа күрә мәктәпләрдә әзерлек тулы көченә бара. Косметик ремонт эшләре төгәлләнде, яңа уку елына махсус комиссия тарафыннан район буенча 8 мәктәп һәм 12 мәктәп маршруты кабул ителде. Район буенча 100гә якын бала 8 мәктәп автобусында йөреп, белем алачак.
29 август көнне педагогларның традицион район конференциясе узачак. Ә инде 30 августта укучылар өчен мәктәпләрдә сынау җыеннары булачак.
Белем көненә Иске Мостяк урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәге ишекләрен ачылу планлаштырылган. Яңа проект буенча химия һәм физика кабинетлары булдырылды. Әлеге максатка район бюджетыннан кабинетларны ремотлауга 202 мең сум акча юнәлтелде. Спонсорлык ярдәме белән 250 мең сумга кирәкле мебель һәм җиһазлар сатып алынды.
Тиздән «Үсеш ноктасы» ачылгач, әлеге мәктәп укучылары яңа ремонтланган кабинетларда заманча җиһазлар ярдәмендә химия һәм физика фәннәрен тирәнтен өйрәнәчәк. Педагогик колективының, укучыларның иҗади потенциалы үсәр һәм белем дәрәҗәсен яңа биеклеккә күтәрер өчен барлык шартлар булачак.
Авг 23 2023
Мәктәпләр укучыларны көтә
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9262
Свежие комментарии