Мәрхәмәтле кешеләр яши арабызда

Иске Атлаш авылының Ленина урамында икенче ел дәвамында балалар мәйданчыгы төзелә, ләкин төзекләндерү эшләре тиешле темпта бармый. Әлеге урамда яшәүче Рәисә Камиловна Головичкова эшне җитәкли һәм контрольдә тота. Кызганыч, барысына да эшче куллар һәм материал кирәк, финанс средстволар да җитми. Авыл халкы да хәленнән килгән кадәр ярдәм итә. Бәхеткә, районыбызда ярдәм кулы сузучы, төзекләндерү эшләренә битараф булмаучы якташларыбыз бар әле.

Иске Атлаш авылы халкы, ата-аналар һәм балалар Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә озак еллар дәвамында уңышлы гына эшләп килүче «Чишмә» кибете директоры Фәһим Мөнирович Рамазановка олы рәхмәтләрен һәм ихтирам хисләрен белдерә. Киң күңелле, мәрхәмәтле кеше буларак ул һәрвакыт безгә ярдәм кулы суза, кирәк материалларны тиз арада җиткерә.

Шулай ук районга берничә ел элек кайтып, Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә техник хезмәт күрсәтү станциясен һәм машиналар юу урынын эшләтеп җибәрүче олы йөрәкле кеше Мушвич Рәгиб улы Тахиров та төзекләндерү эшләрендә зур ярдәм күрсәтә. Беренче үтенечебез аңлап, хәлебезгә керә һәм ярдәм итә. Аны район шоферлары да бик яхшы белә, хуҗалыгында булган райондашлар да рәхмәт сүзләре әйтә.

Шундый кешеләр булганда, барлык киртәләрне җиңеп чыгып, башлаган эшнең нәтиҗәсе була. Аллаһы Тәгалә аларга һәм гаиләләренә озын гомер ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш, эшләренең һәрвакыт чәчәк атуын насыйп итсен.

Наҗия Чамкаева, «Иске Атлаш» авыл поселениесе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9266

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.