Якташыбыз турында фильм төшерелде

Күптән түгел генә Ульяновск өлкәсендә «73 DОC» кинолабораториясе эшләде. Әлеге проект Ульяновск шәһәрендәге креатив киноиндустрия мәктәбе җитәкчесе Мария Александровна Шпак инициативасы һәм ярдәме белән тормышка ашырылды. Аның кысаларында илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче 20 башлангыч документалист Новоспасск эшчеләр бистәсендә бергә җыелып, тәҗрибәле кураторлар-режиссерлар җитәкчелегендә бер атна дәвамында гади халык арасында үз геройларын табып, алар турында фильм төшерделәр.
Әлеге кинолабораториянең бурычы Ульяновск өлкәсенә тамашачы һәм кинематографистларның игътибарын җәлеп итү иде. Төп максат — камера белән генә чикләнеп, кыска вакыт эчендә фильмнар төшерү иде. Конкурсантлар төрле шартларда үзләре режиссер да, оператор да, тавыш режиссеры да булды. Иң яшь катнашучыга 17, ә иң өлкәненә 70 яшь иде.
Безнең районга Константин Мурашов (Мәскәү), Светлана Тиканова (Хабаровск), Виктория Савина (Мәскәү), Андга Андрианова (СПБ) , Олег Галикаев (СПБ) һәм куратор-режиссер Ксения Сидорова юл тоттылар һәм төрле авылларда булып, авыл халкы белән аралашып, авыл тормышы турында фильмнар төшерделәр.
Ә инде Виктория Савина якташыбыз, Яңа Мостяк авылында яшәүче, район тормышында актив катнашучы Саҗидә Байбикова турында «Саҗидә исемле гармунчының мавыктыргыч тормышы» дигән фильмны төшерде.
«Үз героемны мин социаль челтәрләрдә таптым. Саҗидәнең хәрби киемнән гармунда уйнап, авыл кибетендә матур җырлавы, минем күңелемә хуш килде. Әлеге видеоны карагач, мин төп героем кем булачагын аңладым. Шуннан соң элемтәгә чыгып, аның турында фильм төшерәсем килүен аңлаттым. Ул риза булды.
Таныш булмаган җирдә бер атна дәвамында уникаль геройны эзләп табып, аның турында фильм төшерергә, аннары бер ай эчендә монтаж ясарга катлаулы булса да, кураторлар ярдәме һәм киңәшләре белән без бу эшне булдырдык.
Җирле халык белән таныштыручы, экскурсияләр оештыручы һәм бар яклап ярдәм итүче район администрацияләренә зур рәхмәт белдерәм. Бигрәк тә гади авыл халкы мине таң калдырды. Аларның кунакчыллылыгы, ихласлылыгы, ачык-шат булулары бик сөендерде.
Саҗидә Байбикова — искиткеч кеше, ачык йөзле, киң күңелле, ягымлы үзе. Бар яктан уңган-булган хатын-кыз. Машина да йөретә, хуҗалыгында ир-ат эшен дә үзе башкара, гармунда да матур итеп уйный һәм җырлый. Без аның белән тиз арада уртак тел табып, рәхәтләнеп фильм төшердек», — дип уртаклашты мөһим проектта катнашуы белән Виктория Савина.

Тулырак материалны газетаның 33нче санында укырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9206

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.