Почта бүлекчәләрен ремонтлаячаклар

“Россия почтасы” 2023 ел ахырына кадәр Ульяновск
өлкәсенең унбер районында 16 авыл почта бүлекчәсендә
ремонт үткәрәчәк. “Россия почтасы” 2022 елда Россия
Президенты Владимир Путин кушуы буенча һәм «Бердәм
Россия» партиясе ярдәме белән авыл бүлекчәләрен
модернизацияли башлады.
Почта бүлекчәләрендә эчке бүлмәләр һәм фасадлар, җылыту
системалары яңартылачак. Янгын сигнализациясе һәм
видеокүзәтү системалары, шулай ук климат контроле һәм
кондиционер өчен җиһазлар урнаштырылачак. Барлык почта
бүлекчәләрендә дә ремонттан соң яңа җиһазлар һәм заманча
техника булачак. Бүлекчәләрне модернизацияләгәндә Почта
барьерлы мохитсез үсешкә аерым игътибар бирә. Моның
өчен бүлекләргә керү урыннары култыклы пандуслар һәм
персоналны чакыру төймәсе белән җиһазландырыла, ишек
уемнары киңәйтелә. Яңартылган бүлекчәләрдә клиентлар
почта һәм финанс хезмәтләрен генә түгел, башка
хезмәтләрне дә ала алачак. «Барлык яңартылган авыл
офисларында клиентлар дәүләт хезмәтләре порталындагы
хисап язмасын раслый яки торгыза алачак һәм сәламәтлек
күрсәткечләрен үзләре тикшерә алачак: басымны, кандагы
кислород дәрәҗәсен, тән температурасын үлчи алачак.
Шулай ук почта бүлекчәләрендә дәүләт һәм муниципаль
хезмәтләрнең бердәм порталы сервисларыннан мөстәкыйль
файдаланырга, кирәкле документларны бастырып чыгарырга
һәм сканерларга мөмкин булачак», — дип хәбәр итә почта
хезмәте федераль идарәсенең Ульяновск өлкәсе филиалы
директоры Олег Непочатов. 2022 елда модернизация
программасы буенча Ульяновск өлкәсендә 16 почта
бүлекчәсе ремонтланган. 2023 елда ремонтланачак 16 почта
бүлекчәсе арасында безнең Иске Кулаткы районының Иске
Атлаш авылы бүлекчәсе дә бар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8988

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.