«Демография» илкүләм проекты ярдәмендә якташларыбыз өчен шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә, үз эшен ачуга, шулай ук эш эзләүгә социаль контракт рәвешендә матди ярдәм алырга мөмкинлек бар. Өлкә Губернаторы Алексей Русских профильле ведомствога социаль контрактлар алучылар категориясен киңәйтү вариантларын карарга тәкъдим итте. Социаль үсеш Министрлыгы җитәкчелеге мәгълүматлары буенча, белгечләр РФ хезмәт Министрлыгына карау өчен берничә тәкъдим әзерләп җибәргәннәр. Гаиләнең уртача керемен яки ялгыз яшәүче гражданнарның керемен исәпләгәндә, ата-ана каравыннан мәхрүм калган һәм көндезге формада белем алучы кешеләрнең керемнәрен исәпкә алмаска тәкъдим ителә. Шулай ук гаиләдәге берничә эшкә сәләтле әгъзасы белән эш эзләү юнәлешендә социаль контрактлар төзү һәм авыл хуҗалыгы хайваннарын сертификацияләү, иминиятләштерү һәм ветеринария ярдәме белән тәэмин итүгә бәйле эшчәнлеккә социаль контракт акчаларын кулланырга рөхсәт итү планлаштырыла. Мондый чаралар үзләре өчен эшләргә теләгән гаиләләргә дәүләт ярдәме алырга мөмкинлек бирә.
Дәвамын газетаның 28 санында укыгыз.
Июл 14 2023
Социаль контракт халыкның иминлеген арттыра
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8967
Свежие комментарии