3 июль — Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләр көне

Хөрмәтле ЮХИДИ хезмәткәрләре, ветераннар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннән-көн техника арткан, олысы-кечесе руль артына утырган заманда сезнең көндәлек хезмәтегез бәяләп бетергесез. Яңгырмы, кар-буранмы, эссе-салкын көнме – сез һәрвакыт эштә, юлларда тәртип саклыйсыз, йөртүчеләр, балалар арасында профилактика эше алып барасыз. Юл һәлакәтләре килеп чыкмасын өчен көчегезне кызганмыйсыз. Бары җаваплы, принципиаль кеше генә юлларда тәртип сакчысы була ала. Җәяүлеләр һәм транспорт чараларын йөртүчеләр, пассажирлар иминлеге турында һәрчак зур җаваплылык белән кайгыртырсыз дип ышанабыз. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә, шулай ук ЮХИДИ ветераннарына сәламәтлек, бәхет-шатлык һәм аяз күк йөзе телибез.
Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.
И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8861

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.