28 июнь — Корбан гаете

Хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләребез!

Сезне исламның иң әһәмиятле бәйрәмнәренең берсе – Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйбыз. Корбан гаете мөбәрәк булсын, һәр йортка да шатлык, иминлек һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алып килсен!

Районда яшәүче дин кардәшләребез Корбан бәйрәмен изге күңел белән, догалар кылып каршы алыр. Раббыбыз шушы көнне ихластан дога кылырга, корбан китерергә, рухи тынычлык алып, Аның мәрхәмәтенә ирешергә насыйп итсә иде. Аллаһы Тәгалә барлык изге гамәлләребезне кабул итеп, гыйбадәтләребез өчен савапларын арттырып, ике дөньяда да Үзенең чиксез мәрхәмәтен бирсен! Безнең район халкы мөселман традицияләренә ихтирам белән карый һәм әлеге бөек вакыйга уңаеннан шатлыкны, яхшы үзгәрешләргә өметне, бәхетне уртаклаша.

Районның барлык халкына ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, һәр йортка тынычлык телибез! Бәйрәм көннәрендә күңелләрегез шатлык һәм бәхет белән тулсын!

Иртәнге намаз 28 июньдә 3 сәгать 30 минутта, ә инде бәйрәм намазы 5 сәгать 20 минутта башланачак.

Фәһим хәзрәт Яфаров,  Ульяновск өлкәсенең көньяк мөхтәсибәте мөхтәсибе.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8826

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.