Хөрмәтле Ульяновск өлкәсе мөселманнары, сезне ислам динендәге төп бәйрәмнәрнең берсе уңаеннан котлыйм!
Истәлекле дини даталар календарендагы мөһим көннәр халыклар аеруча хөрмәт иткән вакыйгаларны олылау мөмкинлеге бирә. Мөселманнарның Корбан бәйрәме – нәкъ менә шундый вакыт. Бу бәйрәм якынайта, уй-ниятләр һәм эш-гамәлләр саф, чиста булырга тиешлеге, мохтаҗларга игътибар һәм юмартлык күрсәтү кирәклеге турында искә төшерә.
Ульяновск өлкәсендә милләтара мөнәсәбәтләрне саклап калу һәрвакытта да мөһим юнәлешләрнең берсе булды. Хәзер Ульяновск өлкәсе мөселманнарының региональ диния нәзарәте вәкилләре СВОда катнашучыларга ярдәм күрсәтү эшенә актив керешәләр. Имамнар махсус хәрби операция зонасына барып йөри. Традиция буенча төбәгебез мөселманнары мәдәни-агарту чараларында катнашалар, яшьләр проектларына булышлык күрсәтәләр, хәйриячелек белән шөгыльләнәләр.
Кадерле якташлар! Корбан бәйрәме уңаеннан сезгә игелек, иминлек, үзегезнең һәм якыннарыгызның чәчәк атып яшәвен телим!
Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских.
Июн 27 2023
28 июнь — мөселманнарның Корбан бәйрәме
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8818
Свежие комментарии