Cпорт ярышында — иң җитезләре

19 июнь көнне Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә 34 нче Бөтенроссия Олимпия көне узды. Спорт бәйрәме Үзәк стадионда үткәрелде. Җиңел атлетика буенча ярышлар, футбол уеннары һәм төрле бәйгеләрдә балалар зур активлык күрсәттеләр.
Россия Олимпия комитеты, Ульяновск өлкәсе һәм Иске Кулаткы районының Олимпия Советлары тарафыннан җиңүчеләр һәм катнашучылар өчен кубок-медальләр, Дипломнар әзерләнелде. Уеннар тәмамлангач, Олимпия бәйрәменең бүләкләре 🏅🏆җиңүчеләр һәм барлык катнашучыларга тапшырылды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8715

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.