Велосипедчыларга юл

2023 елда Ульяновск өлкәсенең сигез муниципаль берәмлегендә велосипед юллары төзеләчәк. Велосипедчылар өчен инфраструктураны Ульяновск, Димитровград, Барыш, Майна Яңа Малыкла, Новоспасск, Иске Кулаткы һәм Тереньга районнарында булдырачаклар. “Без юл-транспорт һәләкәтләрен, аварияләрне кисәтү һәм үлемне киметү буенча актив һәм комплекслы эшкә игүтибар итәргә тиешбезю Җәйге каникуллар алдынннан ата-аналарга һәм балаларга велосипедтта куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, ә машина йөртүчеләргә, юлда балалар булса, бик игътибарлы һәм сак булырга кирәклеген искәртергә кирәк”, — дип сөйләде өлкә Хөкүмәт рәисе урынбасары Евгений Лазарев.
Моның буенча Иске Кулаткы эшчеләр поселогында да әлеге мөһим эш башланды. Җаваплылыгы чикләнгән “ТАН” җәмгыятенең хезмәткәрләре шушы көннәрдә Метро урамында балалар өчен велосипед юлы төзүгә керештеләр.
-Балалар өчен велосипед юлының озынлыгы 470 метр яисә 900 квадрат метр тәшкил итәчәк, — дип белдерде әлеге җәмгыятьнең прорабы Ф. М. Аюпов.
Бу эшне алар кыска срокта эксплуатациягә тапшырырга планлаштыралар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8573

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.