Яңа китапның презентациясе

2 июньдә Иске Зеленай авылының модель китапханәсе базасында мөһим вакыйга — “Иске Зеленай: элеккеге чыганаклардан безнең көннәргә кадәр” дип исемләнгән яңа китапның презентациясе узды. Китапның эчтәлегендә сугыш турында хикәяләр, архив документаль материаллар, туган якны өйрәнү очерклары бар.
Китапны автор Расимә Марс кызы Шакирова үзе тәкъдим итә. Ул эмоциональ һәм зур илһам белән авыл халкы, аларның тормышында булган авырлыклар турында сөйләде. Кешеләр җилкәсенә төшкән сынауларның сәбәбе — рәхимсез һәм авыр сугыш. Очрашу ахырында “Зеленай” авыл поселениесе администрациясе башлыгы Р.Җ. Бикбаева авыл китапханәсенә яңа китапны бүләк итте. Аның белән якташларыбыз, өлкәннәр һәм балалар таныша һәм укый ала. Әлеге китап үсеп килүче буынны тәрбияләгәндә туган якны өйрәнү материалларының берсе булсын иде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8556

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.