19 май — Илебездә Пионер туган көне буларак билгеләнә. Бүген районның үзәк мәйданында әлеге бәйрәмгә багышланган тантаналы чара үткәрелде. Бәйрәмдә мәктәп дружиналарыннан пионерлар, вожатый һәм педагоглар катнашты. Яшь пионерларны Иске Кулаткы район администрациясенең беренче урынбасары И. Ө. Хәсәнов, Иске Кулаткы тарих һәм крайны өйрәнү музее директоры Р. М. Байбикова сәламләделәр. Алар укучыларга Пионерлар хәрәкәте турындагы истәлекләре турында сөйләделәр, киләчәктә дә Илебезнең патриотлары булырга өндәделәр, тантаналы төстә В. И. Ленинның һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Бәйрәм укучыларның матур чыгышлары белән дәвам итте. Иске Кулаткы балаларга өстәмә белем бирү үзәге педагоглары тырышлыгы белән оештырылган чара һәркайсыбызның күңелендә матур хисләр тудырды.
Май 19 2023
Пионерия көнендә
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8391
Свежие комментарии