Дәүләт имтиханнары якынлаша

Мәктәпләрдә кызу чор —  җиң сызганып сынаулар көненә әзерләнү бара. Укучыларның алдагы тормышы, киләчәге әлеге сынау нәтиҗәләренә бәйле булачак.
Быел Иске Кулаткы районында ХI сыйныфны — 30, ә IX сыйныфны 87 укучы тәмамлый. Алар барысы да дәүләт имтиханнарын тапшыруга допуск алдылар. Районда БДИ һәм төп дәүләт имтиханнарын үткәрү өчен 2 пункт булдырылды: IX, ХI сыйныфны тәмамлаучылар өчен чыгарылыш имтиханнары Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбе һәм Россия Герое Р. М. Хәбибуллин исемендәге Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбе базаларында узачак.
БДИда — 3 аудитория, төп дәүләт имтиханында 6 аудитория җәлеп ителәчәк.
Мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итүгә һәм Дәүләт йомгаклау аттестациясен объектив үткәрүгә аерым игътибар биреләчәк.
Имтихан материаллары интернет челтәре аша алыначак һәм тулы комплектлар имтихан тапшыру пунктларында компьютер аша бастырып чыгарылачак. Имтиханнар тәмамлануга, әзер эшләр шулай ук сканерланачак һәм авторизация станциясе ярдәмендә РЦОИГА эшкәртү өчен җибәреләчәк.
Төп дәүләт имтиханнары 24 майдан 17 июньгә кадәр дәвам итәчәк. БДИ үткәрү чоры 26 майдан 19 июньгә кадәр.
Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрүгә 36 кеше җәлеп ителәчәк, төп дәүләт имтиханнарында 49 кеше эшлиячәк.
10 майдан федераль платформада БДИ үткәрүдә катнашачак барлык категория кешеләр (техник белгечләр, имтихан пункты җитәкчеләре, Дәүләт имтиханнары комиссиясе әгъзалары һәм оештыручылар) укытыла башлады, алар барысы да сертификатлар алырга тиеш һәм шуннан соң гына БДИ — 2023 үткәрүгә кертеләчәк.
ХI сыйныфны тәмамлаучылар рус теле һәм математика буенча ике мәҗбүри имтихан тапшырырга тиешләр. Барлыгы 30 укучы рус телен тапшыра, 13 укучы математиканы профильле дәрәҗәдә, 17 укучы математиканы база дәрәҗәсендә тапшыра. Сайлау буенча укучылар төрле фәннәр алганнар: физика, химия, биология, тарих, җәмгыять белеме, инглиз теле, информатика, әдәбият һәм география.
Укучылар барысы да тренировка имтиханнарын язып карадылар инде.
Барлык имтихан үткәрү пунктларында да дәүләт аттестациясен үткәрү өчен кирәкле техник җиһазлар бар, шулай ук бер пунктта видеокүзәтү урнаштырылган. Иминлекне, санитар-эпидемиологик шартларны тәэмин итү өчен дә барлык чаралар каралган.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга, шулай ук инвалид балаларга Россия Герое Р. М. Хәбибуллин исемендәге Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбе базазында аерым имтихан тапшыру пункты булдырылды. Анда өч IX сыйныф укучысы рус телен (изложение) һәм математиканы тапшырачак.
ХI сыйныф укучылары беренче Бердәм дәүләт имтиханын 26 май көнне тапшырачаклар. IX сыйныфларның төп дәүләт имтиханнары 24 майда башлана.
Балаларга тормышларындагы беренче җитди сынауларында уңышлар, рухи тынычлыкларын саклап, имтиханнарын яхшы билгеләргә тапшыруларын теләп калабыз.
Зәкия Кадыйрова,
Иске Кулаткы район мәгариф бүлеге мөдире вазифаларын башкаручы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8359

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.