Талпаннардан сак булыгыз!

Табигать белән бергә талпаннар дә әкренләп йокысыннан уянды. Талпанның энцефалит дигән куркыныч авыру китереп чыгаруын, баш һәм арка миен зарарлавы турында белмәүчеләр сирәктер. Бөҗәкнең иң актив вакыты май аена туры килә. Шулай да аннан кар төшкәнче сакланырга кирәк.
Талпаннар кечкенә булганлыктан, гадәттә аларны кан белән туенганчыга кадәр күреп алу кыен. Әмма ул вакытта инде соң була. Кеше тәненә эләккәч, талпан шунда ук тирегә кадалмый, ә иң-иң юка тән тиресе булган йомшак урыннарны эзләп озак кына үрмәләп йөри.
Кан эчкәннән соң алар өч-дүрт тапкырга зураялар, шуннан соң гына килеп төшәләр. Талпанның тешләве түгел, төрле хайванның канын эчеп, һәр хайваннан микроб җыюлары белән куркыныч. Аннан соң ул микроблар аларның корбанының канына керә.
Урман талпаны иң таралганы. Ул талпан энцефалитын – үзәк нерв системасының катлаулы авыруын таратучы. Шулай ук башка катлаулы авыруларны, шул исәптән чума, туляремия, боррелиоз, бруцеллез, тиф кебек авыруларны да тарата ала.
Талпан кыска вакыт кына кадалып торган булса да, талпан инфекцияләрен эләктерү ихтималы бар. Шулай да талпанда инфекциянең булуы кеше һичшиксез авырачак дигән сүз түгел. Шуңа күрә урманга, болынга чыккан вакытта саклану чараларын күрергә кирәк.
Ничек сакланырга?
Агачлы урыннарга барганда, талпан кермәслек итеп киенергә кирәк. Ял иткәндә үләнгә ятмаска тырышыгыз. Талпан күбрәк йомшак урыннарны: колак артын, култык асты, баш, эчнең аскы өлешен сайлый. Шуңа да, урманнан кайткач, бөтен тәнне тикшереп чыгарга кирәк.
Саклануның тагын бер төре – урманга барганда, киемгә бөҗәкләрдән, шул исәптән талпаннардан да саклый торган чара сиптерү.
Талпаннарга каршы прививканың файдасын күрүчеләр дә бар.
Талпан кадалса, нишләргә?
Талпан кадалганны кеше еш кына тоймый да, чөнки аның тәндә йөргәне сизелми. Кадалган очракта, тиз арада район үзәк больницасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бөҗәкне үзеңә дә тартып чыгарырга була, әмма моны бик сак эшләргә киңәш ителә. Чөнки талпанның аяклары, башы өзелеп калуы бар. Кешене талпан тешләгән икән, канны тикшертергә, талпанга каршы иммуноглобулин кадатырга туры киләчәк. Сак булыгыз. Саклану чараларын күрегез.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8348

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.