9 Май бәйрәме уңаеннан Үзәк мәйданда митинг үтте. Хәрби киемнәр киенгән мәктәп укучылары Үзәк мәйданга илебез Флагын һәм Георгий тасмасын тантаналы рәвештә кертте. Райондашлар адресына котлаулар яңгырады, Мәңгелек ут янына чәчәкләр һәм веноклар куелды. Мәктәп укучыларының һәм балалар бакчалары нәниләренең хәрби киемнәрдән үтүләре һәркемдә горурлык хисләре уятты. Сәнгать мәктәбе укучыларының , мәдәният хезмәткәрләренең патриотик җыр башкарулары һәм биюләре бәйрәмгә тантаналык өстәде.
Май 09 2023
Бәйрәм митингы
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8243
Свежие комментарии