Булачак солдатлар хөрмәтләнде

4 майда Иске Кулаткы тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда “Призывниклар көне»  уңаеннан истәлекле тантана булып үттте. Әлеге чарага быел язын Россия армия сафларына китүче яшь егетләр чакырылган иде.
Тантананы музей директоры Р. М.  Байбикова ачып җибәрде һәм алып барды. Ул үзенең чыгышында яшь солдатларга зур уңышлар теләп, районыбызның патриотлары һәм сугыш батырлары турында сөйләде.
Аннан соң сүзне Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И. Ш. Магдеев алды.
— Кадерле егетләр,  киләчәктә илебезне яклаучылар. Озакламый  сез Ватан каршындагы изге бурычыгызны үтәргә барасыз  — бу зур горурлык. Солдат булу ул кыюлыкка, җитезлеккә һәм сәламәтлекне ныгытуга өнди. Бу маткаулы юлны элек-электән безнең әтиләребез дә, бабаларыбыз  да үткәннәр һәм бүген сез аларның дәвамчылары булып саналасыз. Кайда гына хезмәт итсәгез дә, сез районыбызның данын сакларсы дигән ышаныч безне ташламый. Зур уңышлар сезгә, — диде ул.
Үзенең чыгышын  тәмамлап,   И. Ш. Магдеев армия сафларына китүчеләргә бүләкләр дә тапшырды.
Моның турында тулаем материалны “Күмәк көч” район газетасының алдагы санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8226

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.