Чернобыль — илебез тарихында кайгылы дата

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясендә цивилизациябезнең тарихында иң зур радиацион экологик hәлакәт булды. Чернобыль атом электр станциясендә булган реактор шартлауга быел 37 ел тулды.
Бу фаҗигале вакыйга истәлегенә 1993 елдан башлап, радиацион авариядә hәм hәлакәттә вафат булганнарны искә алу көне буларак билгеләнеп үтә.
Әлеге авария нәтиҗәсендә радиоактив зарарлану 30 километр радиуска тарала. Радиацион пычрануның гомуми мәйданы 50 мең квадрат километр тәшкил итә, Украинаның 12 өлкәсе, Россиянең 19 регионы, 2,6 миллион кеше исәбе hәм 60 мең квадрат километрдан артык территориясе, шулай ук Белоруссиянең 20 процентка якын халкы hәм 46,5 мең квадрат метр тәшкил иткән территориясе радиацион зарарлануга дучар була. Бу шартлау Хиросимага ташланган атом бомбасыннан 40 тапкыр көчлерәк иде. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә. Чернобыль зонасында авария нәтиҗәләрен бетерүдә 600 меңгә якын кеше катнаша.
Безнең якташларыбыз да бу hәлакәттән читтә калмыйлар. Алар Чернобыль атом электростанциясендәге авариянең нәтиҗәләрен юк итүдә катнашалар, «Маяк» производство оешмасында, Семипалатинск полигогында хезмәт куялар. Гомерләре hәм сәламәтлекләре белән санашмыйча, батырлык үрнәге күрсәттеләр.
Бүгенге көнгә район буенча 7 чернобыльче исән-сау. Ликвидаторларның хезмәте — чын мәгънәсендә зур батырлык. Аларның берсе дә онытылмасын, һәрберсе тиешле хөрмәтне күреп яшәсен иде. Еллар узган саен аларның сафлары кими бара.
Барча райондашларыбыз исеменнән әлеге hәлакәттә катнашучыларга батыр йөрәкле булганнары өчен олы рәхмәтебезне һәм тирән ихтирамыбызны җиткерәбез.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8086

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.