23 апрельдә Иске Кулаткы район үзәгенең «Яшьләр паркы»нда Ураза гаете уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасы бик матур төстә узды. Чарага Ульяновск өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәтеннән, шәһәрдән, төрле төбәкләрдән, Николаевка, Радищево, Павловка районнарыннан кунаклар, районыбызның дин әһелләре, район халкы килде. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә район җитәкчеләре — район Башлыгы Л.Ф.Богданова һәм район администрациясе Башлыгы И.Ш.Магдеев, көньяк районнары мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Яфаров, район мөхтәсибе Рушан хәзрәт Гафуров, өлкә мөфтиенең урынбасарлары Равил хәзрәт Ягудин һәм Мөхәммәдсалех Гоибов тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр. Шулай ук кадерле кунаклар да изге теләкләрен юлладылар. Районыбызда динне үстерүгә, халык арасында бердәмлекне ныгытуга зур өлеш керткән якташларыбызга, дин әһелләренә район җитәкчелеге һәм өлкә мөфтиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәм чарасының тантаналы өлеше тәмамлангач, балалар өчен төрле уеннар оештырылды. Аларның берсе дә бәйрәмнән бүләксез китмәде.
Паркның һәр өлешендә төрле мәйданчыклар эшләде.
Апр 24 2023
Ураза гаете бәйрәмендә
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8055
Свежие комментарии