22 апрельдә Иске Кулаткы бистәсенең Үзәк мәйданында В.И.Ленинның тууына 153 ел тулу уңаеннан район җитәкчеләре һәм администрация хезмәткәрләре Ленинның һәйкәле алдында җыелдылар. Иске Кулаткы районының Гаделлек һәм контроль Палатасы рәисе, тарих һәм туган якны өйрәнү музее директоры Р.М. Байбикова, район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев чыгыш ясап, күренекле шәхеснең илебез тарихындагы роле һәм башкарылган эшләре турында ассызыкладылар. В.И.Ленин һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм венок куйдылар.
Апр 24 2023
В.И. Ленинны искә алып
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8052
Свежие комментарии